«Һәрвакыт булсын әни»
Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. 27 ноябрь көнне Айбаш авыл китапханәсендә Әниләр көненә багышланган «Һәрвакыт булсын әни» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кызыклы, шаян күңел ачу программасы әзерләнде, анда: «Хозяюшка», «Я помню образ твой», «Собери портфель», «Угадай мелодию», «Моя мама самая, самая» конкурслары оештырылды. Шулай ук әниләр турында җырлар, шигырьләр яңгырады.