Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Толерантлык-тынычлыкка юл»

  

Халыкара толерантлык көне ел саен 16 ноябрьдә билгеләп үтелә. Айбаш авыл китапханәсендә әлеге көнгә багышланган «Толерантлык-тынычлыкка юл» исеме астында китапханә сәгате уздырылды. Чарада балалар толерантлык, толерантлы мөнәсәбәт, теләктәшлек, шәфкатьлелек,  яхшылык төшенчәләре белән таныштылар.   Дуслык, хөрмәт, түземлелекнең нәрсә икәнлеге һәм аларның нинди игелекле эшләр һәм гамәлләр кыла алулары турында уйландылар. Китапханәче яшь укучыларга китаплар җыентыгын тәкъдим итте, аларда авторлар укучыны рухи - әхлакый тәрбиягә, китап геройларына теләктәшлек күрсәтергә,   һәм үзеңне шәхес буларак аңларга өнди.