Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Табигатьне бергәләп саклыйк»

  

Безнең тормышыбыз табигатьтән аерылгысыз. Табигать безне ашата, эчертә, киендерә, дәвалый. Ул юмарт һәм риясыз. Ул безгә яшәү өчен барысын да бирә, ләкин бездән дә үзенә карата сакчыл мөнәсәбәт таләп итә. Шул уңайдан Айбаш авыл китапханәсендә «Табигатьне бергәләп саклыйк»  экологик сәгате уздырылды. Балалар китапханәченең әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәт  турында сөйләгәнен тыңладылар, анда алар завод, фабрикаларның, автомобильләрнең генә түгел, ә төрле кирәкмәгән әйберләрне ташлап кешенең дә әйләнә-тирә мохитне пычратуын белделәр. Викторина сорауларына җавап бирделәр, шагыйрьләрнең табигать турындагы шигырьләрен искә төшерделәр. Балачактан ук кешеләрдә әйләнә-тирә табигатькә хөрмәт тәрбияләү бик мөһим, чөнки табигатьне хөрмәт итеп, без үзебезне хөрмәт итәбез.