Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Бердәмлектә көч»

  

5 ноябрь көнне Айбаш авыл китапханәсе «Бердәмлектә көч» исеме астында патриотик викторина үткәрде. Чарада Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Китапханәче балалар белән әңгәмә үткәреп, балаларга бәйрәмнең тарихын, халыкны сугышка җыеп  Мәскәүне дошманнардан азат итә алган геройлар Кузьма Минин һәм   князь Дмитрий Пожарский турында сөйләде. Балалар  берничә турдан торган   викторинада   катнаштылар: «Разминка»; «Собери пословицу»; «Самый быстрый»; «Загадки». Җиңүчеләр призлар алды. Чара ахырында балалар үз илебезнең тарихын белү һәм барлык халыклар белән дус яшәү бик мөһим дигән нәтиҗә ясадылар.