Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Татарстан белгечләре»

  

  6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Шул уңайдан Айбаш авыл китапханәсендә «Конституция турында сөйләшик» патриотик сәгате узды. Татарстан Республикасы Конституциясе-аның территориясендә яшәүче халыкларның иң төп кануны. Китапханәче балаларга Конституциянең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, аның структурасы белән таныштырды, шулай ук балалар ТР гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. Балалар «Татарстан белгечләре»  танып-белү викторинасында катнаштылар, анда Татарстан Конституциясе, символикасы, традицияләре һәм мәдәнияте турында белемнәрен ныгыттылар.