«Халык рәссамы-Ильдар Зарипов»
Россия Федерациясенең халык рәссамы Илдар Касыйм улы Зариповның тууына 85 ел тулу уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә «Халык рәссамы-Ильдар Зарипов» исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче китап күргәзмәсе янында күзәтү ясады. Илдар Касыйм улы Зарипов (1939-2012) - 1970 еллар сәнгатенең күренекле вәкилләреннән берсе. Күргәзмә укучыларны И. Зариповның хезмәт кешеләренең тормышын, тарих темасын, татар һәм рус халыкларының фольклор һәм әдәби мирасын гәүдәләндерүче картиналары белән таныштырды.