Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Сак булыгыз, экстремизм»

  

 Айбаш авыл китапханәсендә «Сак булыгыз, экстремизм» мәгълүмат сәгате узды. Чара барышында китапханәче экстремизм проблемасының әһәмияте, сәбәпләре,  нәтиҗәләре, экстремизмның   нәрсәсе белән куркыныч булуы,  безнең башка кешеләр белән мөнәсәбәтләребезне ничек төзергә тиешлегебез, шәхеснең нинди сыйфатлары экстремизмга каршы торырга ярдәм итәчәге турында сөйләде. «Терроризм», «теракт», «экстремизм»  төшенчәләрен ачыклады. Китапханәче шулай ук укучыларның экстремистик куркыныч янаган очракта башкарырга тиешле гамәлләре турында да сөйләде. Китапханә фондында булган китаплардан   тематик күргәзмә әзерләнде.