«Алтын көз»
Көз - елның иң матур, бакчадагы уңышны сөенеп җыю вакыты. 24 октябрь көнне Айбаш авыл китапханәсендә «Алтын көз» уңыш бәйрәме узды. Бәйрәмдә балалар көзге эшләр, яшелчә һәм җиләк-җимеш, милли бәйрәмнәр турында күп кенә яңалыклар белделәр. Китапханәче укучылар өчен кызыклы конкурслар һәм викторина оештырды. Викторина теге яки бу үсемлекне искә алган әдәби әсәрләрне искә төшерергә мөмкинлек бирде. Конкурстан соң йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнеп, призлар һәм бүләкләр тапшырылды.