«Мостай Кәримнең иҗат дөньясы»
Бөек башкорт шагыйре, язучы, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Мостай Кәримнең юбилеена, китапханәдә «Мостай Кәримнең иҗат дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күренекле шагыйрь, язучы, философ Мостай Кәрим дәһшәтле һәм фаҗигале 1919 елның 20 октябрендә дөньяга килә. Мостай Кәримнең бөтен иҗаты Башкортостанга булган зур мәхәббәттән гыйбарәт. Китапханәче балаларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән, китапханә фондында булган китаплары белән таныштырды, күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Ахырда Мостай Кәрим китабы буенча төшерелгән «Сестренка» фильмы турында фикер алыштык.