«Мятежный гений»
2024 елның 15 октябрендә Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тула. Шагыйрь 27 яшькә дә җитмичә һәлак була. Шул ук вакытта ул үзенең кыска гомере эчендә танылган шедеврлар булдырырга өлгергән. Шагыйрьнең юбилеена Айбаш авыл китапханәсендә «Мятежный гений» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә «Кавказские поэмы», «Лирика», «Герой нашего времени», «Бородино» һәм башка бик күп әсәрләре тәкъдим ителде. Анда әдәби әсәрләрдән тыш Лермонтовның тормышы һәм иҗаты турында материаллар да куелды.