Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Балачак иленә»

  

Айбаш авыл китапханәсендә Рәшит Бәшәрнең 75 еллыгына   багышланган «Балачак иленә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.  Китапханәче балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара  азагында балалар Рәшит Бәшәрнең шигырьләрен кычкырып укып, укыганнары турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр. Бүгенге көндә Рәшит Бәшәр балалар һәм үсмерләр өчен 15 китап авторы булып тора, алар балаларда хезмәт сөючәнлек, гаделлек, эчкерсезлек, хайваннарга, туган табигатькә мәхәббәт кебек сыйфатларны тәрбияләүгә багышланган.