Изгелек кыл
Өлкәннәр көне кысаларында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре өйләргә йөреп өлкәннәрне котлап «Изгелек кыл» акциясе үткәрде. Билгеле булганча, һәр кеше игътибарга мохтаҗ, ә өлкән яшьтә, бигрәк тә. Акциядә катнашучылар, Айбаш авыл җирлегендә яраткан эшләренә күп еллар гомерен багышлаган китапханәчеләрне, мәдәният хезмәткәрләрен аларның якты һәм күңелле бәйрәмнәре белән котлап татлы бүләкләр тапшырдылар. Аларга сәламәтлек, якыннарының мәхәббәтен, бәхет, иминлек теләделәр.