Любимому учителю, красивые цветы
Ел саен 5 октябрьдә Россиядә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм халыкара статуска ия һәм Бөтендөнья укытучылар көне дип атала. 5 октябрь көнне Айбаш авыл китапханәсендә укытучылар көненә багышланган чара узды. Чара башында китапханәче барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлап, бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Китап күргәзмәсе оештырылды, анда татар һәм рус авторларының мәктәп, укучылар һәм укытучы турында әсәрләре тәкъдим ителде. Чарада шигырьләр һәм җырлар яңгырады.