«Гомер көзегез алтын булсын»
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан Айбаш авыл китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Гомер көзегез алтын булсын» исеме астында бәйрәм концерты узды. Котлау сүзе белән Айбаш авыл җирлеге башлыгы чыгыш ясады. «Яшь белән гармониядә» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. Әлеге күргәзмәдә китапханә фондындагы өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлегенә һәм озак яшәү серләренә багышланган материаллар тәкъдим ителде. Чәй табынында кунаклар аралашып, яшь вакытларын, үз тормышларыннан кызыклы очракларны искә төшереп утырдылар.