«Куркынычсыз интернет»
Ел саен 30 сентябрь Россиядә интернет көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә интернет көне-рәсми бәйрәм түгел, ә кулланучылар инициативасы буенча барлыкка килгән бәйрәм.
28 сентябрь көнне Айбаш авыл китапханәсендә Интернет көненә багышланган «Куркынычсыз интернет» дип исемләнгән уен-ярыш узды. Китапханәче укучыларга Интернет челтәренең барлыкка килү тарихы, бөтендөнья пәрәвезенең үзендә нинди куркынычлар яшерүе, шулай ук компьютер артында эшләү физик һәм психик сәламәтлеккә зыян китермәсен өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында сөйләде. Аннары, командаларга бүленеп, викторина сорауларына җавап биреп, укучылар социаль челтәрләрдә аралашу кагыйдәләре белән таныштылар.