Узнаём, познаём, развиваемся
Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы кысаларында китапханәдә балалар өчен мавыктыргыч әңгәмә уздырылды. Китапханәче балаларга «фән» нең ни өчен кирәклеге, Россиянең атаклы галимнәре, аларның химия, физика ,медицина, геология, педагогика һәм башка өлкәләрдәге казанышлары турында сөйләде. Алга таба укучыларны бу темага кызыклы энциклопедияләр белән таныштырып алардан ничек файдаланырга кирәклеге аңлатылды. Чара барышында балалар китаплардан төрле сорауларга җавап таптылар. Соңыннан балалар танып белү викторинасында үз белемнәрен тикшерә алдылар.