Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Великий день Бородина

   

7 сентябрь көнне Россиянең Хәрби дан көне уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә тарих сәгате узды. Укучылар Бородино сугышы геройларын искә алдылар. Китапханәче сугышның барышы, аның үзенчәлекләре һәм кызыклы фактлары турында сөйләде. Катнашучылар тарих дәресләрен искә төшерделәр, әзерләнгән әдәбияттан файдаланып    китапханәче сорауларына җавап бирделәр. Мавыктыргыч викторина барысына да ошады.

Һәр гражданин үз ватанының тарихын белергә, Геройлары истәлеген олыларга һәм хөрмәт итәргә тиеш, чөнки үткәннән башка бүгенгесе юк, һәм киләчәге дә була алмый.