Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Шамил Рәкыйповның хәрби прозасы"

   

 Татар язучысы  Шамил Җиһанша улы Рәкыйповның тууына 95 ел тулу уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының биографиясе һәм түбәндәге китаплары тәкъдим ителде: «Кызлар – йолдызлар», «Кипарислар җыры», «Аяз күктә карлыгачлар»,  «Геройлар улмиләр»,  «Таңнар  һаман матурмы».    Ш.Рәкыйпов әсәрләре һәрвакыт диярлек документаль, ә геройлары Бөек Ватан сугышы вакыйгаларында   катнашучылар. Шамил Рәкыйпов әсәрләрендә ут аша үткән, үлемне йөзгә-йөз каршы алган чын солдат образлары ачыла, аларда кеше күңеленең матурлыгы, чын батырлык, көчле ихтыяр көче һәм Ватанны саклаучы сугышчының зур йөрәге ачыла.