«Терроризм - җәмгыятькә яный»
Хәзерге вакытта террорчылык кешелек иминлегенә янаган төп куркынычларның берсе булып тора. 03 сентябрь көнне Айбаш авыл китапханәсе үз укучылары өчен «Терроризм - җәмгыятькә яный» дигән танып белү сәгате үткәрде. Әңгәмәдән укучылар террорчылыкның нәрсә икәнен, аның төрләрен, максатлары нинди икәнен белделәр. Соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшерделәр. Балаларга терактлар янаганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләдек. Чарага күргәзмә әзерләнде, аның материаллары террорчылыкның нәтиҗәләре һәм рәхимсезлеге турында җентекләбрәк белергә мөмкинлек бирде.