Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Кыңгырау дәрескә чакыра»

   1 сентябрьдә Россия Федерациясендә белем көне билгеләп үтелә. Ул укыган һәм укыткан һәркемнең бәйрәме. Шул уңайдан Айбаш авыл китапханәсендә «Кыңгырау дәрескә чакыра»  дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә төрле фәннәр, ачышлар һәм уйлап табулар турында кызыклы итеп сөйләнелә торган фәнни–популяр әдәбият, мәктәп фәннәрен үзләштерүдә укучыларның тугры ярдәмчеләре булачак гаҗәеп энциклопедияләр белән танышырга мөмкин иде. Шулай ук мәктәп, уку, дуслык темасына матур әдәбият тәкъдим ителде.