«Республикам белән горурланам»
30 августта без Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итәбез. Бу мөһим вакыйга уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә «Республикам белән горурланам» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде, Республиканың дәүләт символлары белән таныштырды, герб һәм флаг төсләренең мәгънәсе турында сөйләде. Балалар туган якны өйрәнү викторинасында катнаштылар, аның барышында Татарстанның истәлекле урыннары, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре, танылган шагыйрьләр һәм язучыларның исемнәрен искә төшерделәр.