Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Җәлилчеләр хәтере мәңгелек»

  

 25 августта Муса Җәлил һәм аның иптәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә.Бу көнне Плетцензее төрмәсендә   унбер ватандашыбыз җәзалап үтерелә. Айбаш авыл китапханәсендә әлеге датага багышланган «Җәлилчеләр хәтере мәңгелек» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Балалар Җәлил һәм Җәлилчеләр биографиясеннән бик күп кызыклы фактлар белделәр. Шулай ук чарада катнашучылар игътибарына «Җәлилчеләр истәлеге үлемсез» дигән китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Чара ахырында балалар бөек татар шагыйренең шигырьләрен укыдылар.