«Ил символларында-Ватан тарихы»
Ел саен 22 августта Россиядә РФ Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
Айбаш авыл китапханәсендә Россия Дәүләт флагы көненә «Ил символларында-Ватан тарихы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды, аның барышында балалар Россия флагы тарихы белән таныштылар. Укучылар триколорның кайчан барлыкка килүе турында һәм флагтагы һәр төснең мәгънәсен белделәр. Балалар дәүләт символикасына багышланган китаплар белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр. Чара мастер-класс белән тәмамланды. Үз куллары белән балалар Россия флагын ясадылар.