«Бөек Җиңүгә хәлиткеч адымнар»
23 августта Россиянең Хәрби дан көне -1943 елда Курск сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә . Курск сугышы Бөек Ватан сугышының иң зур һәм иң мөһим сугышларының берсе. Айбаш авыл китапханәсендә әлеге вакыйгага багышланган «Бөек Җиңүгә хәлиткеч адымнар» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Чара башында укучылар Курск сугышының кыскача тарихын белделәр. Китапханәче аларны сугыш барышы һәм солдатлар күрсәткән батырлык үрнәкләре белән таныштырды. Балалар презентация ярдәмендә танк сугышының ерак вакыйгаларына чумдылар.