«Балалар өчен хикәяләр»
2024 елда рус һәм совет язучысы, драматург, шагыйрь, сценарист һәм тәрҗемәче Михаил Михайлович Зощенконың тууына 130 ел тула. 9 августта Айбаш авыл китапханәсендә М.М. Зощенконың тууына 130 ел тулуга багышланган «Балалар өчен хикәяләр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче балаларны язучының балачагындагы кызыклы фактлар, аның гражданнар сугышында катнашуы, пулемет командасы командиры буларак героик үткәне, иҗат юлының ничек башлануы белән таныштырды.