«2024 елның юбиляр китаплары»
Айбаш авыл китапханәсендә август аенда юбилей датасы булган китапларга багышланган «2024 елның юбиляр китаплары» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Әдәбият дөньясында танылган шагыйрьләр һәм язучылар гына түгел, ә китаплар да юбилярлар була ала. Күп еллар элек иҗат ителгән әсәрләр хәзерге вакытта да кирәкле булып кала, укучылар арасында популярлыгын югалтмый. 2024 елда бөтен дөнья язучыларының күп кенә китаплары үзләренең түгәрәк даталарын бәйрәм итә. Һәр китапның үз характеры, үз язмышы, үз юлы бар. Күргәзмәдә вакыт сынавын узган, әдәбият шедеврлары булган әсәрләр тәкъдим ителде.