Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Кабатланмас шәхес"

Айбаш авыл китапханәсендә язучы, Татарстан Республикасы юристы Фәнил Ислам улы Галиевның тууына 85 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә авторның иҗаты һәм китаплары белән танышырга мөмкин булды. Ф.Галеев иҗатының төп юнәлеше — детектив жанры, әмма соңгы елларда язучы ешрак этика, көнкүреш һәм тарихи темаларга яза. Ф.Галиев мавыктыргыч хикәяләр, повестьлар авторы. Әдәби иҗаттан тыш, Ф.Галиев музыка, рәсем, спорт белән мавыга. Аның очерклары һәм фельетоннары «Чаян», «Ялкын», «Казан утлары» журналларында һәм күп кенә газеталарда басылып чыга.