Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Сабантуй

  

Сабантуй-татар халкының иң яраткан бәйрәме.  Сабантуй-матур гореф-гадәтләр һәм йолалар бергә кушылган хезмәт бәйрәме. 9  июньдә Айбаш авылы җирлегендә иң матур милли бәйрәмнәрнең берсе - Сабантуй узды.   Авыл һәм район халкы өчен ул шулай ук ерак туганнары, якын дуслары белән очрашу өчен бик яхшы сәбәп булып тора. Бәйрәм кунаклары өчен татар халкының гореф-гадәтләре   рухында бай бәйрәм программасы тәкъдим ителде.Барлык оештыру эшләрендә, бәйрәмне алып баруда китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.