«Рәсәй- туган илем»
12 июньдә бөтен ил мөһим бәйрәм - Россия көнен билгеләп үтә. Бу көн милли бердәмлек, ирек һәм тынычлык , Ватанның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы булып тора. 11 июньдә китапханәдә укучылар өчен «Рәсәй- туган илем» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Чарада катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр. Чара барышында китапханәче символлар: герб, флаг һәм гимн тарихын, ике башлы бөркет кайдан килеп чыкканлыгын, Россия флагы төсләренең нәрсә аңлатканын һәм дәүләт гимнында нәрсә турында җырлануын сөйләде.