Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Тәмәке төтене тоткынлыгында»

  

Тема: 31 майда ел саен Бөтендөнья Тәмәкесез бер көн билгеләп үтелә. Бу көн кысаларында Айбаш авыл китапханәсендә  «Тәмәке төтене тоткынлыгында»  исеме астында тәмәке тартуның зыяны һәм аның кеше организмына зыянлы йогынтысы турында сөйләшү уздырылды. Анда катнашучылар тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, ә тирә-юньдәгеләргә дә зыян китерүен белделәр. Шулай итеп, тәмәке тартмаган кешеләр, тәмәке тартучылар янында булып, «пассив тәмәке тартучылар» га әйләнәләр. Әлеге чара балаларга тәмәке тартуның зыяны турында уйланырга ярдәм итте.