«Шигъриятнең сүнмәс нуры»
Күренекле шагыйрә Энҗе Илалетдин кызы Мөэминова 1924 елның 18 маенда Татарстан Республикасының Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туа.
Озак еллар иҗат юлы дәвамында ул йөздән артык шигырь һәм поэма яза. Аның шигырьләренә профессиональ һәм үзешчән композиторлар тарафыннан кырыктан артык җыр язылган. Айбаш авыл китапханәсендә Э.Мөэминованың 100 еллыгына багышланган «Шигъриятнең сүнмәс нуры» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче юбилярның танылган әсәрләре һәм шигырьләр җыентыклары белән күргәзмә әзерләде. Шулай ук чара барышында шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Аның шигырьләренә язылган әсәрләр һәм җырлар яңгырады.