«Террорсыз дөнья»
Терроризм хәзерге вакытта кешелек иминлегенә төп куркынычларның берсе булып тора.
2024 елның 3 маенда Айбаш авыл китапханәсе үз укучылары өчен «Террорсыз дөнья» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Чара башында китапханәче катнашучыларны «терроризм», «теракт» төшенчәләре һәм террорчылык гамәлләре кылырга этәрүче сәбәпләр белән таныштырды. Шулай ук террорчылык куркынычы барлыкка килсә һәм тоткынлыкка алу очрагында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Аннан соң балалар: «Терроризм нәрсә ул?», «Бу гамәлләр нинди максат белән башкарыла?», « Кемне террорчылар дип атыйлар?» - дигән сорауларга җавап бирделәр. Очрашу ахырында балалар террорчылыкка каршы тору һәм террорчылар корбаны булмау өчен үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында инструкцияләр белән таныштылар.