Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Гасырлар кичкән шигърият

  

  26 апрельдә   татар халык шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, кыю һәм мәрхәмәтле булырга чакыра. Айбаш авыл китапханәсендә   Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Чарага Айбаш   мәктәбе укучылары чакырылды. Китапханәче шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар аның биографиясеннән күп яңалыклар ишеттеләр, шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Чара ахырында Г.Тукайның «Туган тел» җырын җырладылар.