Вакыт һәм технологияләр
Айбаш авылы китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елына багышланган чара узды. Чарада катнашучылар хыял машинасында күптән узган тарихи чорлар буенча танып-белү сәяхәтендә катнаштылар. Балалар өчен тематик күргәзмә һәм мини музей оештырылган иде. Алар экспонатларны кызыксынып өйрәнделәр. Чара нәтиҗәсендә балалар тарих турындагы белемнәрен киңәйттеләр, танылган уйлап табучылар турында мәгълүмат алдылар.