Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Табигатьнең дусты бул

  

15 апрельдә бөтен дөньяда-Экологик белем көне билгеләп үтелә.

Айбаш авыл китапханәсендә   шул уңайдан экологик сәгать үткәрелде. Чара башында китапханәче балаларга табигатьнең саклана торган объектлары, Кызыл китапның әһәмияте, табигатьне саклау кирәклеге турында сөйләде. Укучылар бөтен дөнья буенча экологиянең афәт чигендә булуын, шулай ук табигатьне саклау чаралары турында белделәр.

Алар табигатьнең серле дөньясына сәяхәт иттеләр, экологик конкурсларда катнаштылар, Кызыл китап турында викторина  сорауларына җавап бирделәр.