Язучылар-балаларга
Фәйзуллина Миңнебикә Рәхмәтулла кызы (Бикә Рәхимова) 1939 елның 10 апрелендә Әлки районы Чуваш Броды авылында туган. Б.Рәхимова үзенең әдәби эшчәнлеген 80-нче елларда башлый. Аның шигырьләре, повестьлары һәм әкиятләре «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында һәм «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Ялкын»журналларында басыла.
Бикә Рәхимова татар шагыйрәсе, публицист һәм тәрҗемәче. Шагыйрәнең тууына 85 ел тулу уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәдә аның шигырьләре һәм иҗаты турында материаллар тәкъдим ителде. Китапханәче укучыларны Бикә Рәхимованың тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.