Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Сәламәт булу ул матурлык!

 

8 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Айбаш авыл китапханәсендә сәламәтлек сәгате уздырылды. Чарада катнашучылар Сәламәтлек иленә сәяхәт итттеләр, анда сәламәт туклану, безнең төбәктә үскән үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең дәвалау үзлекләре, сәламәтлегебезгә йогынты ясый торган зарарлы гадәтләр турында сөйләштек, сәламәтлек турында мәкальләрне искә төшердек, «Сәламәтлек серләре» видеоролигын карадылар. Очрашу саф һавада физкультминут  ясау белән тәмамланды.