Йолдызларга каршы
6 апрельдә Айбаш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен космонавтика көненә багышланган танып белү сәяхәте үткәрелде. Балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясына чумдылар, космонавтика үсеше тарихы белән таныштылар. Китапханәче укучыларга космонавтиканың космоска очу гына түгеллеген сөйләде. Аның шулай ук Фән һәм техниканың күп тармаклары булуын һәм алардан башка очышлар мөмкин булмавын аңлатты. Балалар презентация карап, космонавт-очучылар белән таныштылар һәм космоста булдылар. Яшь сәяхәтчеләр игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.