Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Яз хәбәрчеләре

 

  2 апрельдә Айбаш авыл китапханәсе Халыкара кошлар көненә багышланган экологик сәгать үткәрде. Очрашуда балалар бәйрәм тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле турында  белделәр. Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, кошлар дөньясының тормышы һәм күптөрлелеге турында сөйләде. Балалар «Син кошларны беләсеңме?» викторинасында катнаштылар. Викторина сорауларына җавап биреп, алар язын безнең якларга нинди кошлар   кайта, ә кайсылары ел әйләнәсе яши икәнен сөйләделәр.

Китапханәдә шулай ук китап күргәзмәсе әзерләнде, анда төп геройлары безнең канатлы дусларыбыз булган китаплар тәкъдим ителде.