Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Яраткан китаплар арасында

  

Ел саен   апрель башында, Даниянең бөек әкиятчесе Г.Х. Андерсенның туган көнендә, Бөтендөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Әлеге  бәйрәм уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә әдәби сәгать уздырылды. Китапханәче бәйрәм тарихы белән таныштырды, бөек Дания язучысы, әкиятче  Ганс Христиан Андерсен  турында сөйләде. Аннары балалар  «әкияти викторина»  сорауларына җавап бирделәр, китап  һәм уку турында табышмаклар чиштеләр, «Әйдә бел» һәм «Әкияти чуалыш» конкурсларында катнаштылар, китап турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

Чара ахырында барлык балалар да татлы призлар, мәктәп кирәк-яраклары алдылар.