Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Балалар сәламәтлек яклы"

  

20 мартта Айбаш авыл китапханәсендә сәламәтлек сәгате уздырылды.Ул үз сәламәтлегенә яхшы мөнәсәбәт, зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга, сәламәт яшәү рәвеше турындагы күзаллауларны киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Чара барышында китапханәче балаларга һәр кешенең үз сәламәтлеген үзе булдыручы булуын һәм шуңа күрә кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим булуын сөйләде. Шулай ук начар гадәтләр һәм алар кеше организмына ничек тәэсир итә икәне турында сөйләштек. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр. Аннары музыка астында чарада катнашучылар төрле күнегүләр ясадылар.