"Су-яшәү чыганагы"
Ел саен март аенда дөньяда Бөтендөнья Су ресурслары көне яки Бөтендөнья Су көне билгеләп үтелә.
28 мартта Айбаш авыл китапханәсендә экологик әңгәмә узды. Чара барышында балалар суның үзлекләре,су турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, су белән берничә кызыклы тәҗрибә үткәрделәр, тема буенча төрле сорауларга җавап бирделәр.
Китапханәче чарада катнашучыларга кеше тормышында суның нинди роль уйнавы, шулай ук су турында кызыклы һәм гаҗәп фактлар турында сөйләде. Балалар су проблемаларын кем һәм ничек хәл итә, илебездә нинди акцияләр уза, һәркайсыбыз өйдә, мәктәптә һәм табигатьтә суны саклап калу буенча нинди көндәлек адымнар ясый ала икәнен белделәр.