"Нәүрүз"
22 мартта Айбаш авыл китапханәсендә Нәүрүз бәйрәменә багышланган викторина уздырылды. Чара башында китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре, милли ризыклар белән таныштырды. Нәүрүз бәйрәме-борынгы кояш календаре буенча язгы көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм 21 мартта дөньяның күп кенә мөселман илләрендә билгеләп үтелә. «Нәүрүз» сүзе фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә «яңа көн» дигәнне аңлата, ә төрки сүз «байрам» «бәйрәм» дигәнне аңлата.
Чарада катнашучылар халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында һәркем тәмле ботка һәм чәй белән сыйланды.