"Балачакның сүнмәс ялкыны"
2024 елда «Ялкын» журналына 100 ел тула! «Ялкын» журналының беренче саны 1924 елның 20 мартында Мәскәүдә дөнья күрә. Ул вакытта ул «Кечкенә дуслар» дип аталган.
100 ел эчендә басма үз исемен берничә тапкыр үзгәртә. Сугыш елларында журнал басылмый. Сугыштан соңгы чорның беренче мөхәррире булып танылган балалар язучысы Ләбибә Ихсанова тора. Җаваплы сәркатибе шагыйрь Илдар Юзеев була. 1954 елда журналның исеме үзгәртелә шул вакыттан бирле ул «Ялкын» дип атала. Журнал 10-16 яшьлек яшүсмерләргә адреслана, игътибар үзәгендә аларның тормышы, кызыксынулары һәм проблемалары.
Айбаш авыл китапханәсендә «Ялкын» журналының беренче саны чыгуга 100 ел тулу уңаеннан күргәзмә оештырылды. Теләге булган һәркем журналлар белән таныша, кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультация ала алды. Тәкъдим ителгән материаллардан һәр укучы үзен кызыксындырган теләсә кайсы темага мәгълүмат табарга мөмкин булды.