"Кар да кайнар иде"
Юрий Васильевич Бондарев рус совет язучысы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, сценарист. Тууына 100 ел тулу уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды, анда язучы турында мәкаләләр,аның китаплары тәкъдим ителде. Китапханәче чарада катнашучыларны язучы һәм сценаристның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Аның яшьлеге сугыш белән бәйле, ул вакыйгалар аның танылган әсәрләренең нигезенә салынган. Язучының «Батальоны просят огня», «Горячий снег», «Юность командиров», «Последние залпы», «Берег» китаплары сугыш турында иң яхшылардан санала.