Юрий Олешаның тылсымлы дөньясы
Юрий Карлович Олеша, замандашларының истәлекләре буенча, бик бай фантазияле кеше булган, балаларны яраткан һәм аңлаган. Ул «Три толстяка» романтик әкиятен язган. Сюжетның драматизмы, мавыктыргыч хикәяләү, кыю һәм затлы геройлар бу китапны балаларның иң яраткан басмаларының берсе иткән. «Три толстяка» әкиятеннән тыш, Юрий Олеша балалар өчен тагын күп шигырьләр һәм хикәяләр иҗат итә.
Айбаш авыл китапханәсендә язучы Юрий Карлович Олешаның тууына 125 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Олешаның «Три толстяка» китабы, язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар тәкъдим ителде.