"Терроризмсыз киләчәк, киләчәксез терроризм"
Терроризм хәзерге вакытта кешелек иминлегенә янаучы төп куркынычларның берсе булып тора. 19 мартта Айбаш авыл китапханәсе үз укучылары өчен «Терроризмсыз киләчәк, киләчәксез терроризм» дигән танып белү сәгате үткәрде.
Чарадан укучылар терроризмның нәрсә икәнен, аның төрләрен, максатларын белделәр. Террорчылык тарихына күз салдылар. Соңгы елларда дөньяда кылынган террор гамәлләрен искә төшерделәр. Балаларга террорчылар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнде. Шикле әйберләрне табуга аерым игътибар бирелде, гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге, террорчылыкка ничек каршы торырга һәм мондый хәл килеп чыкканда үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләштек.