Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Шигърият дөнъясы искиткеч"

  

21 мартта Айбаш авыл китапханәсендә Бөтендөнья шигърият көненә багышланган шигъри кәеф сәгате узды. Китапханәче катнашучыларга бәйрәмнең тарихы, шигъриятнең кеше тарафыннан иҗат ителгән иң бөек сәнгать булуы турында сөйләде. Шигърият көне март аенда үткәрелә, чөнки бу ай язның башлануын һәм табигатьнең уянуын гәүдәләндерә. Шигырьләр язу һәркемгә дә бирелми, ә менә шигъриятне аңларга һәм яратырга теләсә кем өйрәнә ала. Чарада катнашучылар танылган татар шагыйрьләренең шигырь юлларын  искә алдылар һәм укыдылар. «Узнай автора», «Вспомни строку»,«Продолжить в рифму» викторина сорауларына җавап бирделәр. Шигърият сөючеләр өчен күргәзмә әзерләнде.