Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Рухи матурлык җырчысы"

  

2 мартта Айбаш авыл китапханәсендә ТР халык язучысы, публицист, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.

Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, анда язучы турында биографик әдәбият, авторның татар һәм рус телләрендәге әсәрләре тәкъдим ителде. Укучылар Әмирхан Еникинең: «Саз чәчәге» (Болотный цветок), «Рәшә» (Марево), «Вөҗдан» (Совесть) «Гөләндәм туташ хатирәсе» һ. б. танылган хикәяләре һәм повестьлары белән таныштылар.