Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Гаилә традицияләре- кул эшләре

Айбаш авыл китапханәсендә  кул эшләре буенча мастер-класс уздырылды. Балалар  тукымадан үз куллары белән кыңгырау-курчак ясадылар. Алар бик тырыштылар, курчаклар якты һәм матур булып чыкты. Һәр катнашучы үзенең иҗади потенциалын ача, үз куллары белән уникаль эш башкара, күп кенә уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр ала алды. Чарада катнашкан  һәркем кыйммәтле кул эше белән кайтып китте. Чара яхшы кәефтә һәм уңай эмоциядә узды.